“Демография” милли проектының "Өлкән буын" проекты кысаларында Балык Бистәсе районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансер күзәтүен, онкологик авыруларны ачыклау, скрининг тикшерүләр үткәрү, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда планлы госпитализацияне үткәрү планлаштырыла.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Демография” милли проекты кысаларында, эш белән тәэмин итүчеләр өчен "Түгәрәк өстәл" утырышы узды. Утырышта 3 һәм аннан күбрәк балалы әти-әниләрне хезмәт урыннары белән тәэмин итү чыгымнарын каплау турындагы мәсьәләләре күтәрелде.
Югары Ослан үзәк район сырхауханәсе базасында яңа туган баланы кабул итәргә шикләнгән аналарга социаль теләктәшлек оештыру буенча ведомствоара хезмәттәшлек уңаеннан дәрес оештырылды. Аны “Өмет уравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Екатерина Климовская “Аистенок” клубына йөрүче булачак әниләр өчен үткәрде.
Бу көннәрдә Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында шашка ярышы булып узды.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, төсләрне кабул итү сәләте сабыйларда 2-3 айлык вакытта барлыкка килә. Балалар 2-3 яшькә җитеп, танып-белү кызыксынуы тугач кына төсләрне өйрәнә башларга мөмкин.
31 июльдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Кешенең тән төзелеше" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен “Хәрәкәт - ул тормыш” дигән темага чара үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары – Иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Т.Р. Халиков, Министрлык җитәкчелеге, ММЧ экспертлары һәм вәкилләре катнашында Иҗтимагый совет утырышы узды. Чара кысаларында беренче яртыеллык йомгаклары буенча 2019 елга Министрлыкның халык алдында формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
2019 елның 31 июленә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 340 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 99 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,56 % тәшкил итә.