Менделеевскида "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан эшлекле киңәшмә узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан 29 июльдә Менделеевск район үзәк хастаханәсе җирлегендә эш киңәшмәсе узды.

Анда Менделеевск муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Ф.Козырева, "Менделеевск РҮХ"  баш табибы О. Бахматова, "Өмет яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры И.Зыятдинова һәм сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының белгечләре катнаштылар.

Киңәшмәдә диспансеризация һәм скрининглар үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәкне хастаханәләргә китерү буенча сынау маршрутын оештыру мәсьәләләре каралды, җаваплы белгечләр билгеләнде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2019 елның 1 августында 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 12 кешене район хастаханәсенә скринингка илтү буенча беренче сынау маршрутын үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International