Сәламәт яшәү рәвеше - ул зарарлы гадәтләрдән баш тарту, рациональ көн режимы белән җитәрлек ял, баланслы һәм уртача туклану, уңай эмоциональ фон булдыру.
Өлкән буынның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту максатыннан Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ДБУнең социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән чаралар комплексы оештырды.
Әңгәмәләр үткәрелде, видиороликлар күрсәтелде, өлкән яшьтә алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында брошюралар һәм белешмәлекләр белән таныштырылды, алкогольнең дарулар белән үзара бәйләнеше турында сөйләнде, шуның нәтиҗәсендә бик күп өстәмә эффектлар булырга мөмкинлеге аңлатылды.
Озын гомерлелеккә иң ышанычлы юл - ул сәламәт яшәү рәвеше. Аның ярдәмендә кеше озын һәм бәхетле гомер кичерергә сәләтле, анда арыганлык, апатия, депрессия һәм авыруларга урын белмаячак.