Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен Бөгелмә районындагы “Сосновка” балаларны сәламәтләндерү лагерена барды. Яшүсмерләр ул чарада үзләренең һөнәри сәләтләрен ачыклар өчен компьютерда тест уздылар.
Бу чара өлкән яшьтәге балалар өчен оештырылды. Әлеге чараның төп максаты – яшүсмерләрдә һөнәри юнәлешләрне күзалларга булышу. Алга таба һөнәр сайларга җиңелрәк булсын өчен төрле белгечлекләр белән таныштыру, аерым төр эшләргә, һөнәрләргә булган сәләтләрен, теләкләрен ачыклау өчен һөнәри тестлаштыру уздыру.
Һәр яшүсмер психологтан шәхси консультация һәм шулай ук тест йомгакларын алды.
Очрашуның икенче өлешендә балалар төрле һөнәрләргә: “Электромонтёр”, “Төзүче”, “Автослесарь”, “Кисүче”ләргә багышланган мультфильмнар карады, уен формасында төрле белгечлекләр белән таныштылар. Соңыннан балалар киләчәк заман һөнәрләрен ясап та күсәтте. Ул көнгә чарада барлыгы 36 кеше катнашты.