Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның җиңүләре турында Биектау телевидениесе аша күрсәтәләр

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Биектау "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм  "Биектау ТВ" каналы  массакүләм мәгълүмат чараларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның спорт, иҗат һәм фән өлкәсендә уңышларын дөньяга таныту уңаеннан уртак проект тормышка ашыра.

Видеосюжетлар циклында беренче герое Тимур Рәхмәтуллин. Кечкенәдән үк аңа ДЦП диагнозын куялар, ләкин малайны спортчы буларак таныла. Тимурга нибары 14 яшь, ләкин 14 яшендә ул бочча буенча Россия беренчелегендә чемпион.

Үҗәтлек, максатчанлык, эшкә сәләтлелек, характердагы ныклык һәм әти-әниләрнең ярдәме җиңүдә төп нигез. Тимур үз җиңүенә бик озак һәм нык адымнар белән барды. Ул бик күп грамота, дипломнар, медальләргә ия. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International