Кукмара муниципаль районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә җәйге чор өчен спорт бәйрәмнәрен, походларны, хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннарны үз эченә алган план төзелде.
Соңгы елларда Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә яңа уку елы алдыннан мәктәпкә, аз тәэмин ителгән, иҗтимагый куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, күп балалы гаиләләргә, опекун гаиләләргә, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия чарасы үткәрү күркәм йолага әверелде.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 168 яшь ана һәм өченче баласы туган 218 хатын-кыз 2019 елның 9 августына яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Анда караул башлыгы Салихов Рөстәм янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп, аңлатып узды.
7 августта “Әлмәт торба заводы” АҖнең пенсия алды яшендәге 11 хезмәткәре тантаналы шартларда “слесарь-ремонтчы” һөнәре буенча һөнәри белем турында таныклыклар алды.
8 нче август көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җәмәгать туклануы технологы" һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Дәрестә 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Менә инде 13 ел дәвамында, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында район хакимияте, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итә. Элеге акция елдан-ел зурырак үсеш ала.
"Демография" милли проекты уңаеннан, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" проекты буенча көн саен сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.
Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалы гаиләләргә һәм җитмештән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга янгын чыгу ихтималын кисәтү максатыннан өйләренә барды.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Зәй муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория ведомствоара комиссиясе составында күчмә чарада катнашты.