"Тылсым"да янгынга каршы чаралар уза

2019 елның 9 августы, җомга

Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалы гаиләләргә һәм җитмештән өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга янгын чыгу ихтималын кисәтү максатыннан өйләренә барды.

Йортларда белгечләр автоном янгын кисәтү төймәләрен урнаштыра. Аларны урнаштыруга утыз алты гаилә һәм өч йөздән артык өлкән яшьтәге кешеләр мохтаҗ. Социаль хезмәт алучылар белән янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар, янгынга каршы датчикның эшләү  тәртибе, ашыгыч коткару хезмәте телефоннары турында әңгәмәләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International