8 августта гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең "Чишмә" социаль эш буенча белгече А.Кашапова "Дөньяны яктырак итик!" проект уңаеннан "Изотерапия" техникасы буенча социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен чираттагы дәрес уздырды.
Арчаның “Өмет чаткысы" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Креативлыкны үстерү" темасына мини-тренинг үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Юл куркынычсызлыгы мәктәбе” дигән программа кысаларында профилактик дәресләр циклы үткәрде.
Балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү, танылган һәм популяр һөнәрләр турында белемнәрен арттыру максатыннан, Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Һөнәрләр дөньясында" дигән танып-белү чарасы уздырды.
9 август көнне Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Антитеррор – куркынычсызлык мәктәбе" дигән интерактив дәрес узды.
Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен "Артель" аяк киеме ремонтлау остаханәсенә экскурсия оештырылды.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан чара оештырылды.
8нче августта "Родничок" яшүсмерләр клубында Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә террорчылыкка каршы "Без тынычлык өчен!" исемле чара үткәрелде.
8 августта Үзәк авыл җирлеге территориясе авыл мәдәният йортында "Чишмә" халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опекун һәм мөмкинлеге чикле балалар булган гаиләләр белән "Җәй дуслар белән" дип исемләнгән чара оештырды.