Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге, үзара багъланышта эшләү максатыннан, эш белән тәэмин итүчеләр янына баруны дәвам иттерәләр.
8 август көнне Зәй районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч хәлдәге 4 гаилә шәхси карталарның үтәлешен мониторинглау буенча ведомствоара социаль консилиум булып узган.
9 августта "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, Урта Көшкәт, Югары Субаш, Түнтәр, Каенсар авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүе узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.
16 августта 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалидлар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештыра.
Янгынны кисәтү максатыннан Алабуга районында 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, шул исәптән “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларының торакларында янгын турында хәбәр бирә торган җайланмалар урнаштыра башладылар.
Тәтеш муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, "ТР буенча 133 ПСЧ ФПС" ФГКУ хезмәткәрләре белән берлектә, ялгыз һәм ялгыз яшәүче социаль хезмәт алучыларның торак биналарында автоном янгын кисәтү җайланмалары урнаштыралар.
8 августта Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Урамда балалар куркынычсызлыгы” дигән тематик дәрес узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
8 августта Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатыннан, хәйриячеләр белән берлектә, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уңаеннан чара үткәрделәр.
Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Гаҗәеп үсемлекләр дөньясы" кыска вакытлы проект тормышка ашырыла.