8 нче август көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җәмәгать туклануы технологы" һөнәре белән таныштыру буенча һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Дәрестә 18 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Дәреснең максаты - технологның эш үзенчәлекләре белән таныштыру, әлеге һөнәрнең абруен күтәрү, балаларның танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын һәм эстетик зәвык хисен үстерү.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр һөнәрнең кирәклеге һәм җәмәгать туклануы технологының эш үзенчәлекләре, кандидатка карата таләпләр һәм аның эшчәнлек шартлары белән таныштылар, шулай ук кирәкле белемнәрне кайда алуны белделәр.
Дәреснең гамәли өлешендә тәрбияләнүчеләр ябык күз белән ис буенча продуктларның исемнәрен атады. Соңыннан балалар үзләренең иҗади фантазияләрен күрсәтеп өстәлне сервировкалау буенча ярышларда катнаштылар.
Тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан булачак һөнәрне һәм хезмәт юлын аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итү өчен зур һөнәри юнәлеш бирү эше алып барыла.