Зәй  “Шатлык" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды

2019 елның 9 августы, җомга

Менә инде 13 ел дәвамында, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында район хакимияте, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алуда ярдәм итә. Элеге акция елдан-ел зурырак үсеш ала.

7 август көнне Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплеслы үзәгендә  авыр тормыш хәлендәге  балалы гаиләләр, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче күп балалы гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырылып, беренче сыйныфка баручы 30 балага  букчалар һәм кирәкле канцелярия товарлары тапшырылды.

Төп геройлар Маша һәм Даша балалар белән бергә Белем иленә юл тотты,  математика һәм рус теле дәресләрендә катнаштылар. Балалар барлык сынауларны да бик яхшы үтәп  "Белем ачкычы”на ия булдылар.

1 сентябрь хөрмәтенә котлау сүзләре белән акциядә катнашучы мөхтәрәм кунаклар һәм спонсорлар чыгыш ясады. Иң беренче булып котлау сүзләре белән балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич котлады. Алга таба котлау сүзләрен Дәүләт Думасы депутаты А.Хайруллин  ярдәмчесе Волостнова Ирина Николаевна әйтте. Быел Хайруллин фонды яшь зәйлеләр өчен 30 букча бүләк итте. “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында ведомствоара социаль патронатта торучы биш гаиләгә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды.

Бәйрәмне күңелле дискотека дәвам итте. Балаларга бәйрәм бик ошады, алар канәгать калды һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Тантаналы чара ахырында чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International