"Демография" милли проекты уңаеннан, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен "Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту" проекты буенча көн саен сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.
Шәфкать туташы Римма Гыйбадуллина һәм хезмәт буенча инструктор Марианна Жукова Идел елгасы ярында стопотерапия буенча сәламәтләндерү дәресе оештырды. Стопотерапия - аяк рецепторларына йогынты ясау аша зоналар буенча гына башкарыла торган табан массажы. Нәтиҗәдә, эчке органнар һәм организм системалары эше яхшыра. Бу терапия кәефне күтәрә һәм тонус өсти, организмга инфекцияләрдән һәм стресслардан саклану өчен көч бирә.
Социаль хезмәт алучылар елганың матурлыгына сокланып, башта елга комы буйлап, аннары инде чуерташ аша, аяк табаннарын массажлап, кояш, су, җылылыкка шатланып йөрделәр.Чара сәламәтләндерү генә түгел, ә тынычландыру сәләтенә дә ия.