Әлмәт торба заводының пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләре яңа белгечлек үзләштерде

2019 елның 9 августы, җомга

7 августта “Әлмәт торба заводы” АҖнең пенсия алды яшендәге 11 хезмәткәре тантаналы шартларда “слесарь-ремонтчы” һөнәре буенча һөнәри белем турында таныклыклар алды.

Хезмәткәрләр һөнәрне заводның үзендә үзләштерде. Белгечлек буенча документларны хезмәткәрләргә завод җитәкчелеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле тапшырды.

Эшчеләр мәшгульлек үзәгенә һәм предприятие җитәкчелегенә яңа белгечлек алу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International