"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә спорт бәйрәме

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бигрәк тә җәйге чор өчен спорт бәйрәмнәрен, походларны, хәрәкәтле һәм аз хәрәкәтле уеннарны үз эченә алган план төзелде.

Бүген биредә "Көчле, җитез булу өчен, мин туп белән дус булачакмын!"-дип исемләнгән  спорт уеннары узды. Балалар ике командага бүленде."Һава шары" һәм "Туплар" командалары спортның туплы төрләре буенча көч сынашты. Туп күтәреп йөгерүдә Адилә беренче килде. Уенчык машинага төялгән тупларны финишка китереп җиткерүдә Риязга тиңнәр булмады. Теннис ракеткасы ярдәмендә тупны капкага иң күп кертүче Раяз булды. Кабартылган зур шарга утырып сикерә-сикерә беренче булып финишка килеп җиткән Тимурга карап: “Кечкенә дә, төш кенә”, – диделәр. Кыршауга иң күп туп атып кертүче Фаил булды.

Тернәкләндерү үзәге залы балаларның күңелле шау-шулы тавышына күмелде.Үз командалары өчен җан атучы балалар бер урында тик кенә тора алмады. Күпме генә тартышсалар да, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

Шулай итеп җәйнең тагын бер көне спортка багышланып күңелле һәм файдалы итеп узды.  Халык та юкка гына: “хәрәкәттә – бәрәкәт”, - дип әйтмәгән. Чыннан да, спорт белән шөгыльләнгән балаларның начар эшләр эшләргә, начар гадәтләргә вакыты да, ихтыяҗы да калмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International