"Өмет чаткысы" үзәге карамагындагылар янгын депосына экскурсиягә килде

2019 елның 9 августы, җомга

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Арча янгын сүндерү бүлекчәсендә булдылар. Анда караул башлыгы Салихов Рөстәм янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләп, аңлатып узды.

Балалар үз күзләре белән махсус киемнәрне, җиһазларны һәм техникаларны күрде. Монда балаларны янгын сүндерүчеләрнең көтелмәгән хәлләрдә ничек эш итүләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар Арча янгын сүндерү үзәгенең оешу  тарихы белән танышты.

Соңыннан янгын сүндерү бүлекчәсенең инспекторы Сотов Антон балаларга янгын турында видеоролик, мульфильм, фильм күрсәтте һәм бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде.

Тәрбияче Нуриахметова Ләйлә сүзләре буенча мондый экскурсияләр балаларга төрле һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат бирә һәм  киләчәктә үзләренә һөнәр сайлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International