Зәй мәшгульлек үзәге тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең күчмә утырышында катнашты

2019 елның 9 августы, җомга

Зәй халык мәшгульлеге үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Ольга Лаптева Зәй муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү территория ведомствоара комиссиясе составында күчмә чарада катнашты.

Шулай ук комиссиягә район башкарма комитеты, Зәй шәһәр прокуратурасы, Татарстан буенча 11 нче номерлы федераль салым хезмәте, Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге хезмәткәрләре керә.

Комиссия эше кысаларында такси билгеләрен законсыз кулланган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре легаль булмаган такси хезмәте күрсәтүче машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тартты. Комиссиянең күчмә эше алга таба да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International