Әлмәтнең "Кайгырту" үзәгендә хәйрия чарасы оештырылды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Соңгы елларда Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә яңа уку елы алдыннан мәктәпкә, аз тәэмин ителгән, иҗтимагый куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, күп балалы гаиләләргә, опекун гаиләләргә, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия чарасы үткәрү күркәм йолага әверелде.

9нчы августта бәйрәм чарасы үткәрелде һәм булачак беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтелде. Гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә хезмәт күрсәтүче беренче сыйныфның 30 укучысына уку әсбаплары тутырылган букчалар тапшырылды.

Хәйриянен максаты һәм бурычы: мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, беренче сыйныф укучысы тормышында иң мөһим көн бәйрәмне истәлекле итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International