Теләченең "Чишмә" үзәгендә арт-терапия буенча дәресләр уздырыла

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

8 августта гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең "Чишмә"  социаль эш буенча белгече А.Кашапова  "Дөньяны яктырак итик!" проект уңаеннан "Изотерапия" техникасы буенча социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар  өчен чираттагы дәрес уздырды.

Арт-терапиянең төп максаты - үз-үзеңне күрсәтү һәм үз-үзеңне танып белү сәләтен арттыру аша шәхес үсешен гармонияләштерү. Арт-терапия социаль адаптациянең яхшы ысулы булып тора, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне  билгеләргә ярдәм итә. Кайчагында балаларга психологик проблеманы формалаштыру шактый кыен булуы билгеле. Кеше борчу, дулкынлану тоя ала, әмма моның ни өчен килеп чыгуын аңлау бик авыр. Кайчагында хисләр шул тиклем күмелә ки, алар  аңларга мөмкинлек бирми.  Мондый очракларда ярдәмгә арт-терапия килә.

Бу алым балага тынычланырга, бөтен игътибарны юнәлтергә, эмоциональ халәтен гармонияләштерергә, позитив, иҗади көйгә мөмкинлек  бирә. Аннары бу тормыштагы проблемаларны тагын да нигезле һәм конструктив хәл итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International