Балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү, танылган һәм популяр һөнәрләр турында белемнәрен арттыру максатыннан, Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Һөнәрләр дөньясында" дигән танып-белү чарасы уздырды.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге консультанты Ләйсән Баһаветдинова эшсез калган кешеләргә эшкә урнашуда, ә төрле яшьтәге балаларга һөнәр сайлауда ярдәм итү турында сөйләде.
Балалар кызыклы һөнәрләр дөньясы белән танышты, әти-әниләренең хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде, мультфильм аша җәйге каникул вакытында укучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында белде.
Чара ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә актив катнашулары өчен үзләре сайлаган һөнәрләр рәсеме төшерелгән значоклар тапшырылды.