9 август көнне Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Антитеррор – куркынычсызлык мәктәбе" дигән интерактив дәрес узды.
Чараның максаты – балаларны "терроризм" төшенчәсе, теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру һәм яшь буында иҗтимагый аң, гражданлык позициясе формалаштыру.
Дәрес барышында социаль педагог Гөлнур Ягудина балалар белән бергә төрле ситуацияләрне аңлатты: "Сез шикле предметны тапкансыз...", "Әгәр янда шартлау шартлады..." һ.б.
Балалар дискуссиядә актив катнашырга тырышты, бу тема буенча белемнәрен күрсәттеләр һәм интуиция кулландылар.
Иҗтимагый мохиттә терроризм күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе – аларны кисәтү. Яшүсмерләр арасында мондый профилактик эш алып бару аеруча мөһим, чөнки нәкъ менә шушы категория балигъ булмаганнар арасында социаль һәм криминаль төркемнәрнең тискәре йогынтысына дучарлык итү ягыннан аеруча нык зыян күрүчеләрнең берсе булып тора.