Теләче районында опекун гаиләләр өчен бәйрәм үткәрелде

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

8 августта Үзәк авыл җирлеге территориясе авыл мәдәният йортында "Чишмә" халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опекун һәм мөмкинлеге чикле  балалар булган гаиләләр белән "Җәй дуслар белән" дип исемләнгән чара оештырды.

"Наз" хәйрия фонды директоры Сәйфетдинова Нурания район белән 12 елдан артык хезмәттәшлек итә. Ул балаларны бу юлы даигътибардан читтә калдырмады. Балаларга истәлекле бүләкләр, тәм-томнар, конкурсларда катнашкан өчен призлар һәм әниләргә бүлмә чәчәкләре тапшырылды. Клуб мөдире Майсурадзе Кристина белән берлектә бүлекчә белгечләре технологияләр буенча мастер-класслар үткәрделәр.

 Хәрәкәтле уеннар саф һавада узды. Зур тату гаилә белән чәй эчү оештырылды. Чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге чарада Теләче, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә һәм Үзәк авылларыннан килгән балалар  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International