8нче августта "Родничок" яшүсмерләр клубында Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә террорчылыкка каршы "Без тынычлык өчен!" исемле чара үткәрелде.
Әлеге чарада 10 яшьтән 15 яшькә кадәр 14 бала катнашты. Чара башында "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге белгече балалар белән терроризм турында лекция, аннан соң сораштыру үткәрде һәм мәгълүмати буклетлар өләште. Соңыннан балигъ булмаган балалар алган белемнәрен ватманга фломастерлар ярдәмендә рәсемнәр ясап ныгытты.