Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Креативлыкны үстерү" темасына мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: үз-үзеңдә иҗатчылыкны аңлау һәм аны үстерү. Социаль хезмәт алучыларның яңа стандарт булмаган (креатив) төр буенча хәл итү сәләтен арттыру.
Чара барышында тренинг темасына керү максатыннан социаль хезмәт алучылар ниндидер матди дөньяга, хайваннар яки үсемлек дөньясына кереп китте. "Нәрсә ул креативлык?" күнегүендә катнашучылар рәсем ясадылар. Алга таба "Гадәттән тыш хәл" күнегүендә һәр катнашучы гадәттән тыш булган ситуацияләрнең ничек килеп чыгуын һәм аның кешелек өчен нинди эзләр калдыруын тасвирлады. "Гадәти булмаган гамәлләр" күнегүендә катнашучылар үзләренең гадәти булмаган, сәер һәм үзенчәлекле гамәлләрен искә төшерде. Тренинг девизлар, катнашучыларның тормыш позицияләре әйтемнәре белән тәмамланды.
Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнашты, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Тренинг, катнашучылар билгеләп үткәнчә, иҗади билгесезлек ситуациясендә катлаулы һәм үзенчәлекле проблемаларны хәл итү мөмкинлеге бирде.
Тренингта 12 кеше катнашты.