“Изгелек” үзәгендә “Җәяүле юл хәрәкәтенең актив катнашучысы” профилактик дәрес

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Юл куркынычсызлыгы мәктәбе” дигән программа кысаларында профилактик дәресләр циклы үткәрде. 

Чараның максаты: юл һәлакәтләрен кисәтү, юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне яңарту, җәяүленең үз һәм тирә-юньдәгеләр шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплылыгын арттыру.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча хезмәткәрләр җәяүлеләргә юл йөрү өлешен бары тик махсус билгеләнгән урыннарда, светофорның рөхсәт итүче сигналына һәм юлны аркылы чыгу куркынычсызлыгына инангач кына үтәргә кирәклеген искәртте. Бу кагыйдәләрне барысы да үтиме?

Социаль хезмәт алучыларга "Җәяү йөрергә өйрән!" дигән шөгыль юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең җаваплылыгын һәм мөһимлеген аңларга мөмкинлек бирде.  "Җәяүле, игътибарлы бул!", “Юлны кагыйдә буенча аркылы чыгу", “Юлда игътибарлы бул”, “Ни өчен кешеләр юлларда игътибарсыз?”, “Ни өчен өлкән җәяүлеләргә, юл аркылы чыкканда, ешрак куркыныч яный?”, “Юллардагы куркыныч хәлләрне ничек булдырмаска?” дигән видео-роликларны карагач, катнашучылар  мөһим булган сорауларга җавап бирде:

Арттерапия ярдәмендә уздырган шөгыль, юлларда үз-үзеңне имин тоту буенча үткән материалны беркетергә мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз куллары белән юл хәрәкәте атрибутларын ясады һәм сюжетлы рольле уеннар өчен материалны тулыландырды. Социаль хезмәт алучылар фикер алышуда актив катнаштып, үз тормышларыннан мисаллар китерде.  Алар транспорт чараларын йөртүчеләргә дә  шәһәр урамнарында игътибарлырак булырга дигән теләкләрен җиткерде.

Чарада 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International