Тукай районында 65 яшьтән өлкәнрәкләрне медицина учреждениесенә алып барып карау үткәрелде

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан чара оештырылды.

9 августта Боерган, Колыш авылында яшәүче 16 диспансеризация үтәргә тиешле өлкән кешене Кузкәй амбулаториясенә алып бардылар.

Исегезгә төшерәбез, чаралар "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International