"Шәфкать" тернәкләнүчеләре һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан социаль хезмәт алучылар өчен "Артель" аяк киеме ремонтлау остаханәсенә экскурсия оештырылды.

Остаханәдә балаларны аяк киеме ремонтлау остасы каршы алды. Ул үз эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, балаларны аяк киеме төзекләндерергә  ярдәм итүче инструментлар, җиһазлар һәм материал белән таныштырды. Аяк киеме ремонтлау буенча төп операцияләрне күрсәтте: замок тегү, үкчәләрне ябыштыру, аяк киеме полировкалау һ.б.

Зур кызыксыну белән балалар махсус станокта ачкычларның һәм домофоннар өчен чипларның дубликатларын ничек ясауларын күзәттеләр.

  Аяк киеме остасына  күп санлы сораулар бирү - экскурсиянең бик мавыктыргыч булуын дәлиләп тора.

Бәлки, нәкъ менә шушы эчтәлекле экскурсиядән соң, балалар бу юнәлешне сайлап, үз эшенең остасы булыр, ди тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International