"Өмет чыганагы" үзәгендә "Барысы да терроризмга каршы" дигән викторина узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы" балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.

Бүген, 12 август көнне 16 тәрбияләнүче өчен  шул максат белән "Барысы да терроризмга каршы" дигән танып-белү дәрес-викторинасы үткәрелде. Балаларга "терроризм" сүзенең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.

Балаларда терроризмга каршы аң формалаштыру буенча профилактик эш алып бару максатыннан, балаларга видеоматериал күрсәтелде һәм викторина үткәрелде. Балалар сорауларга җавап биреп, белемнәрен ныгытты. Шулай ук дәрес ахырында балаларга тема буенча рәсемнәр буярга тәкъдим ителде.

Тәрбияче Филсинә Гәрәфиева сүзләренә караганда, мондый әңгәмәләр балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатларын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International