Республикада "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы катнашында муниципаль берәмлекләр территориясендә пенсия яшенә якынаючы гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү буенча эш алып барыла.
Урыннарда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары укуга эш бирүчеләрдән дә, әлеге категориягә караган гражданнардан да гаризалар кабул итә.
3 сентябрь көнне Лениногорскида Мәгариф идарәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен "ЭВМ операторы" юнәлеше буенча укыта башладылар.
Пенсия яшенә якынлашучы гражданнарны мәшгульлек үзәге белән төзелгән контракт нигезендә Лениногорск политехник колледжы мөгаллимнәре 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан укытачак.
Укулар тәмамлангач курсларда катнашучыларга белем алу турында документ тапшырылачак.
Быел республикада пенсия яшенә якынлашучы 4309 граждан яңадан уку яки һөнәри әзерлек узачак дип көтелә. Шуларның 1110ы укуны тәмамлаган инде, 1114е курслар уза. Эш бирүчеләр пенсия яшенә җитүче персоналны укыту өчен бюджет акчаларын бик теләп куллана. Бүгенге көндә 145 дәүләт һәм муниципаль учреждениедән гаризалар алынган. Тагын 346 пенсия яшенә җитүче мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, аларны укыту күбесенчә индивидуаль формада оештырыла.