Татарстан Республикасының өч моношәһәрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда рәсми рәвештә  теркәлгән  эшсезләр саны 1161 кеше, бу узган хисап датасына караганда 21 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Чистайда һәм Кама Аланында да эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 4 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 265 һәм 316 эшсез исәптә тора.

Эшсез гражданнар саны арту бу атнада Алабугада (+5), Яшел Үзәндә (+30), Менделеевскида (+2) һәм Түбән Камада (+5) күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International