Республиканың социаль учреждениеләрендә министрлыктан десант көтелә

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Агымдагы атна дәвамында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауминистрлыгы  җитәкчелеге, ведомство карамагындагы учреждениеләре һәм территориаль органнарына сәфәр тотачак. Министр урынбасарлары социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уздырачак.

Кичә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында министр урынбасары районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән берничә очрашу үткәрде. Персонал белән әңгәмә барышында ул хезмәткәрләрне социаль-хезмәт законнары, шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре буенча кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ведомство җитәкчесе урынбасары социаль өлкәдәге үзгәрешләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен республика Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында сөйләде. Моннан тыш, министрлык вәкиле "Белем көне" бәйрәмендә һәм "Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше" республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгын ачуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International