Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" эшли.
Әлеге технология кысаларында айга бер тапкыр социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнары өчен төркемле дәресләр уздырыла. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" дәресләре гомуми карау процедуралары, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту, дезинфекция ысуллары, туклану һәм ашату кагыйдәләре, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану алымнары һ. б. темаларны үз эченә ала. "Тернәкләндерү һәм карау мәктәпләре" эшенә Үзәк белгечләре, волонтерлар җәлеп ителә.
Өлкән кешеләр һәм инвалидларны гомуми карау-тәрбияләү күнекмәләрен укыту мәктәбен оештыруның максаты: инвалидның яки өлкән кешенең өй шартларында яшәү һәм социаль адаптацияләнүенә ирешү; социаль-реабилитация чараларының нәтиҗәлелеген арттыру; гаиләдә уңай шартлар һәм психологик мохит булдыру; инвалидны яки өлкән кешене карау белән шөгыльләнүче туганнарга уку мөмкинлеге булдыру; инвалидны яки өлкән яшьтәге кешене карау зарурлыгына бәйле рәвештә туганнарының эшеннән китү очракларын киметү, тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче дәвалау-профилактика учреждениеләре һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең хезмәт күрсәтүләренә ихтыяҗны киметү.
Махсус әзерлекне узган туганнары гаиләдә барлыкка килә торган барлык әхлакый-этик һәм психологик проблемаларны тизрәк компенсацияләргә сәләтле.