Татарстанда авыл пенсионерларын медицина үзәкләренә илтү проекты старт алды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Кичәге көннән башлап республикада 65 яшьтән өлкәнрәк авыл пенсионерларының сәламәтлекләрен тикшерү өчен медицина үзәкләренә илтү проекты тулы күләмдә гамәлгә ашырыла.

Шул максаттан Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автопаркы 43 машинага тулыланды. LADA Largus базасында "Социаль такси" LADA KUB модельле автотранспорт чаралары федераль бюджеттан республикага бүлеп бирелгән акчага сатып алынды. Автомобильнең сыйдырышлыгы-5 пассажир урыны, шул исәптән кресло-коляскада утыручы гражданин өчен бер урын. Автомобильнең махсус версиясе аппарель белән җиһазландырылган, аның буенча пассажир автомобильгә коляскасы белән бергә керә алачак.

Муниципаль берәмлекләрдә машиналар эше "Шатл" моделе буенча оештырыла: автомобиль медицина учреждениесенә беренче төркем өлкәннәрне җибәрә, алар медицина тикшерүе узу вакытында икенче партиягә озатыла, аларны алып кайтып, беренче партияне алып китә һәм өченче партиягә озатыла.

Мәсәлән, Арча муниципаль районында гына да 65 яшьтән өлкәнрәк 5 меңгә якын граждан яши, ә медицина оешмаларына ел ахырына кадәр тикшерү узу өчен алты йөздән артык өлкән кешене китерү планлаштырыла. Алар арасында ялгыз, аз хәрәкәтләнүче гражданнар да аз түгел. Аларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ. Яңа автопарк ярдәмендә социаль учреждениеләр медицина тикшерүләре, өстәмә скрининглар, моңа мохтаҗ кешеләрне диспансерлаштыру белән колачлый алачак.

Автотранспортны нәтиҗәле файдалану максатыннан, социаль учреждениеләр белгечләре медицина оешмалары белән берлектә алдан ук өлкәннәр исемлеген төзеде, автотранспорт хәрәкәте маршрутларын һәм графикларын билгеләде һ.б. Кайбер өлкәннәр озак тәнәфестән соң, беренче тапкыр медицина оешмаларына барып җитә алды.

Һәр машина медицина оешмасына көненә – 16 кеше (бәйрәм алды көннәрендә – 8 кеше), 4 ай эчендә 1344 кешене җибәрә ала. Медицина оешмаларына илтү вакыты – 35 минуттан 1,5-2 сәг. кадәр.

Татарстан Республикасының административ-территориясендә 43 муниципаль район. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7% ы – 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши торган авыл җирлекләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International