29 августта “Әлмәт торба заводы” АҖенең пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләр төркемендә имтихан оештырылды. Укулар "Кадрлар буенча инспектор" белгечлеге буенча узды.
Имтихан тест формасында үткәрелде. 15 минут эчендә, имтихан бирүче тестта җавап вариантларын сайларга тиеш иде. Икенче бирем гамәли эш - кадрлар боерыкларында хаталар табу. Эшчеләр имтиханны уңышлы тапшырды.
Шул ук көнне "Бухгалтерия 1С" төркемендә соңгы дәрес булды. Укуларны 17 пенсия яше алды ндагылар - "Татнефть" ГАҖ хезмәткәрләре тәмамлады. Укыту урыны - "Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе. Соңыннан укучыларга шулай ук йомгаклау тестын узарга тәкъдим ителде.