Бүген Апас муниципаль районының "Таң" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә Аграр көллияттә "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырды. Чарада шулай ук район эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә катнашты. Чара Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланды.
Чараның максаты - терроризм, гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләре турындагы белемнәрне камилләштерү, яшүсмерләрдә иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру. Әңгәмәдә 80 балигъ булмаган бала катнашты, шуларның 10сы - социаль хезмәт алучылар.
Укучыларга "Путь в никуда" документаль фильмын күрсәттеләр, "Стоп терроризм темасына буклетлар тараттылар. Чара барышында терроризм белән көрәшү генә түгел, ә аның барлыкка килүен кисәтү дә кирәк, дип билгеләп үтелде. Толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасы үсүне кисәтү мөмкинлеге бирәчәк, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырачак.