Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Баулы муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр кысаларында министрның беренче урынбасары социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу үткәрде.
Баулы районы социаль учреждениеләре хезмәткәрләре белән Рөстәм Вәлиулловның эшлекле очрашуы "Шатлык" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә узды.
Министрның беренче урынбасары республика территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде, социаль өлкәдә барган үзгәрешләргә тукталды һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр персоналына гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде. Очрашу нәтиҗәләре буенча ул белгечләрне социаль-хезмәт законнары, шулай ук дәүләт күрсәтә торган хезмәтләр буенча сорауларга җавап бирде.