2019 елның 4 сентябренә республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында рәсми рәвештә теркәлгән 11 255 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап атнасына караганда 60 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,55 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 857 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 5 213 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 392 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 351 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 73 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.