ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

Яшел Үзән мәшгульлек үзәге җәзалар үтәү федераль хезмәте идарәсенең бишенче номерлы төзәтү колониясе федераль казна учреждениесендә иреккә чыгарга җыенучы һәм якын арада эшкә урнашырга мохтаҗы булганнар өчен “Мәшгульлек хезмәте көне” уздырды.

Быел 10 октябрьдә Казанда "Сәламәтлек индустриясе. Казан"  махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында кибатлетика буенча "Казан-2019" ачык беренчелеге узачак. Әлеге ярышлар Россия Федерациясенең кайбер шәһәрләрендә "Кибатлетика яңа мөмкинлекләр ача" проекты уңаеннан үткәрелә. Ул "Кибатлетика" тернәкләндерү техник чараларын эшләүчеләр һәм тәэмин итүчеләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы психоневрологик интернатларда социаль хезмәтләр алучылар арасында "Талантлар салават күпере" республика конкурс-фестивале быел сентябрь аенда уза.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Югары Ослан районында “Компьютер белеме” юнәлешендә хезмәт реабилитациясе дәресләре уңышлы уза. Алар “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә үтә. Биредә социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү буенча уңышлы чаралар тормышка ашырыла.

28 августта Бөгелмә муниципаль районы территориаль ведомствоара комиссиясе "НТЭС" НПО ҖЧҖнең пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләре белән очрашу оештырды. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры, район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы, Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе, шулай ук эш бирүче хакимияте вәкилләре катнашты.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына илтү өчен билгеләнгән автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Автотранспорт сатып алу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле бәйрәм чаралары уздырыла. Аларда социаль хезмәтләр алучылар катнаша.

28 август көнне Менделеевск районының 3 нче социаль участогында тәрбия өлкәсендә эшләүче педагогик хезмәткәрләрнең секция утырышы узды. Киңәшмәдә мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча 22 урынбасары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International