ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиесе «Гөбнә «АФ» ҖЧҖ 431 хезмәткәре алдында 5385,0 мең сумлык бурычын тулысынча каплады.

24 нче сентябрьдә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

 

Апас муниципаль районында "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе кабинеты җиһазлары" проекты "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант отты.

25 сентябрь көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəрнең бер төркеме Спас тармак технологиялəре техникумы студентлары белəн берлектə уртак план буенча "Чиста урман" акциясендə катнашты.

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан ведомствоара эш алып барыла.

25 сентябрендә  Алабуга муниципаль районында “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Яхшы һәм начар гадәтләр” дигән темага мәглүмати шөгыль булып узды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

24 сентябрь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» өлкән яшьтәге кешеләр өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

25 сентябрьдә «Актив озын гомер» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсларына йомгак ясалды. Бу – «Алтын көз» социаль программаларның республика конкурсы һәм «Безнең төбәк осталары» видеороликлар конкурсы.

Алабуга муниципаль районының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Актив озын гомер күргәзмәсендә «Травница» клубын тәкъдим иттеләр.

 

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында  авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән олыракларны һәм инвалидларны диспансерлаштыруны узу өчен медицина оешмаларына китерү оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International