ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмә уңаеннан "Алтын көз" һәм "Безнең төбәк осталары" конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алабуга картлар  һәм инвалидлар интернат-йортының хезмәт буенча инструкторы Светлана Исмәгыйлева оештырган "100 игелекле эш" программасы "Буыннар диалогы" номинациясендә беренче урынны алды.

"Актив озын гомер" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында 25 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "Алтын көз" республика социаль программалар конкурсы һәм "Безнең төбәк осталары" республика конкурс - фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләү узды.

"Экстремизмга- юк!" айлыгы кысаларында Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы сентябрь көнне балалар өчен "Спортка-әйе, терроризмга - юк!" дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы оештырылды.

 


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районында "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчесе булып "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге танылды. Социаль педагог Наилә Турова җитәкләгән "Терәк-хәрәкәт аппаратына (бочче) зыян килгән балалар өчен уеннар" проекты "Спорт" номинациясендә җиңде.

25 сентябрьдә автоном коммерцияле булмаган «Квалификация үстерү төбәкара агентлыгы» базасында «Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы» һөнәре буенча курслар ачылды.

21 нче сентябрьдә "Чиста яр" республика акциясе кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәгенең "Игелек буыны" иреклеләр отряды "Чиста уеннар"да катнашты. Уенның максаты: сулык ярларында санитар тәртип урнаштыру һәм саклау, җәмәгать активлыгын һәм гражданнарның табигатькә сак карашын үстерү.

 

 

25 нче сентябрьдә Круглое Поле урта мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында сукбайлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау системасы субъектлары катнашында  "Экстремизм. Наркотиклар. Хокук бозулар” дигән түгәрәк өстәл узды.

24 сентябрьдә Казанда «Актив озын гомер» 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Менделеевск районы «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре актив катнаша.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан үткәрелгән «Безнең як уңганнары» дип исемләнгән социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелгән республика конкурсында  Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты җиңү яулады.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Чәчәкләр бәйрәме" дигән танып-белү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International