25 сентябрендә Алабуга муниципаль районында “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Яхшы һәм начар гадәтләр” дигән темага мәглүмати шөгыль булып узды.
Шөгыльнең максаты булып “начар” гадәтләрне ачыклау һәм аларны булдырмый калу, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, яхшылыкка омтылыш тудыру торды.
Шөгыль сәламәтлек турында әңгәмәдән башланып китте. “Начар” һәм “яхшы” гадәтләрне ачыкладылар. “Һава шарлары” дигән уен уйнадылар. Уен “Карарың нык булсын һәм беркайчан да чигенмә!” дигән девиз астында үтте. Балалар шарлар эченә “начар” һәм “яхшы” гадәтләрне язып тыктылар, шуннан соң “начар гадәтләрне” очыртып җибәрделәр, “яхшы гадәтләрне”үзләренә калдырдылар.
Шөгыль ахырында темага карата мәгълүмати, танып-белү фильмы карадылар. Балалар үзләренә нәтиҗәләр ясады: “начар гадәтләрне” булдырмаска сүз бирделәр.