ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.
Мәсәлән, Әгерҗе муниципаль районында үз эшчәнлеген эчәргә яраклы һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су бүлү өлкәсендә алып баручы «Водоканал» ҖЧҖ 8 хезмәткәренә 108,768 мең сум әҗәтен кайтарды.
Яр Чаллы шәһәренең «Строй-Металл» ҖЧҖ 87 хезмәткәренә 2006,45 мең сум бурычын түләде.
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы предприятиесе «Гөбнә «АФ» ҖЧҖ 431 хезмәткәре алдында 5385,0 мең сумлык бурычын тулысынча каплады.