Апасның "Таң" үзәге проекты "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды грантын алды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Апас муниципаль районында "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе кабинеты җиһазлары" проекты "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант отты.

Идея "Демография" милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Проект "Таң" комплекслы үзәге базасында тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең техник чаралары һәм җиһазлары белән тәэмин итүне күздә тота.

Мәктәп 2018 елдан бирле эшли. Мәктәп кысаларында авыру һәм хәлсезләнгән өлкән кешеләрне карарга өйрәтү буенча чаралар үткәрелә. Тыңлаучылар булып, бу категория гражданнарның туганнары һәм "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тора. Дәресләрдә алар гомуми карауның гади һәм гамәли күнекмәләрен, психологик ярдәм ала һәм охшаш проблемалары булган кешеләр белән аралашалар.

Техник тернәкләндерү чараларын куллануның гамәли күнекмәләрен алу өчен финанс ярдәме кирәк. Грант акчасына инвалид коляскасы, ходункалар һ.б  сатып алу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International