Татарстан башкаласында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

24 сентябрь көнне «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» өлкән яшьтәге кешеләр өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Күргәзмә эше дәвамында өлкән яшьтәге кешеләр өчен юрист, психолог, социаль һәм банк өлкәсе хезмәткәрләре, медицина белгечләре бушлай консультацияләр үткәрә. Пенсия фонды стендында пенсия билгеләү, стажны исәпкә алу, пенсия тупланмаларын һәм балларны формалаштыру, гражданинның шәхси кабинетын теркәү, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырылды.

24 һәм 25 сентябрь көннәрендә «Актив озын гомер» күргәзмәсе кысаларында Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан шәһәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе үтте.

«Актив озын гомер» күргәзмәсе эше мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп бара. Күргәзмәгә килүчеләрне көн саен спорт һәм иҗади мастер-класслар, биюләр, йога, скандинавия йөреше көтә. Көн саен нәфис фильмнар күрсәтү оештырылды.

Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Травница» клубын тәкъдим итте. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты «Пейп-арт» техникасы тәкъдим итте һәм кувшиннарны бизәү буенча мастер-класс үткәрде. «Иҗади озын гомер» юнәлеше кысаларында Кайбыч интернат-йорты күргәзмәгә килүчеләрне гофрацияләнгән кәгазьдән  роза ясау техникасы белән таныштырды.

Менделеевскиның «Өмет яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм аның «Уч төбендә дөнья» программасы ярдәмендә кунаклар үз шәһәрләренең истәлекле урыннарында "сәяхәт кылдылар".

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге күргәзмәдә «Көмеш волонтерлык» юнәлеше белән тәкъдим ителде. Өлкән яшьтәге гражданнарны волонтерлыкка җәлеп итү тәҗрибәсе аларга җәмгыять тормышында актив катнашырга ярдәм итә.

Министрлыкның Республика ресурс үзәге шулай ук берничә эш юнәлешен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International