"Наз" приютының "Татарстан лачыннары" проекты грант алды

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

24 нче сентябрьдә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларының X конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Әгерҗе районының "Наз" приюты проектлар конкурсында "Рухият һәм мәдәният", "Экология" һәм "Спорт" номинацияләрендә катнашты. Җиңүчеләр арасында "Татарстан лачыннары" проекты җиңүче дипломын алды һәм грант отты. Матур концерт номерлары барлык катнашучыларга да  зур бүләк булды. Концерт бәйрәм кунакларын шатландырды һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приюты 2020 елда, приютта тәрбияләнүчеләр арасында велогруппа төзү планлаштыра, тәрбияче  җитәкчелегендә балалар Кама елгасының яр буенда һәм урман зонасының экологик сукмагында велосипедта йөриячәкләр. Урман зонасы  тәрбияләнүчеләренең эшкә сәләтен, саф һава уңай хисле мохит  тудыра, киеренкелекне юкка чыгара, үзәк нерв киеренкелеген киметә, акылны системалый  һәм физик яктан күтәрелергә ярдәм итә. Велосипед спорты белән шөгыльләнү балаларның  "өзлеккән" сәламәтлеген торгызуда зур ярдәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International