Алабуга муниципаль районының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Актив озын гомер” күргәзмәсендә «Травница» клубын тәкъдим иттеләр.
Клубта катнашучыларның берсе Г.Тронтова күргәзмәгә килүчеләр һәм кунаклар белән клубның барлыкка килү тарихы белән уртаклашты: «Буыннан-буынга авыл халкы дару үләннәрен җыю һәм киптерү белән шөгыльләнә. Без Күклек авылының берничә әбисе бер-беребез белән дару үләннәре җыю серләрен уртаклашырга, аларның файдалы үзлекләрен өйрәнергә берләштек. Безнең мавыгуыбызны белеп алгач, социаль хезмәткәр дару үләннәре яратучылар клубы оештырырга тәкъдим итте. "Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре безгә кәгазь пакетлар һәм хуш исле капчыклар ясарга өйрәттеләр. Казан шәһәрендәге күргәзмәдә без иң яхшы эшләнмәләр алып килдек - декоратив капчыклар, төргәкләр һәм флористик паннолар.
Күргәзмәгә килүчеләрне бу көнне үлән чәе белән сыйладылар, мастер-класс казанлыларда да зур кызыксыну уятты, алар үз куллары белән ясалган картиналарны бүләк иттеләр.