Спас интернат-йортында яшәүчеләр экологик акциядә катнаша

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрь көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəрнең бер төркеме Спас тармак технологиялəре техникумы студентлары белəн берлектə уртак план буенча "Чиста урман" акциясендə катнашты.

Акция Рабига күле ял зонасы территориясендə узды. Яшьлəр һəм өлкəннəрдəн торган хезмəт десанты күл яны территориясен чүп-чардан арындырды. Уртак игелекле хезмəт үз шəһəреңə мөнəсəбəтнең яхшы үрнəге булды. Биредə яшəүчелəрнең һəммəсе: олысы һəм кечесе Болгар шəһəрен чиста, пөхтə һəм матур итеп күрəсе килə.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International