ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Теләче муниципаль районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчесе булып танылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәридә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге "Ярдәм кулы" проекты «Экология» номинациясендә җиңде.

Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгеннең тегү остаханәсендә "Иң яхшы мастер" конкурсы узды. Социаль хезмәт алучылар тернәкләндерү чорында тегү  буенча  алган хезмәт күнекмәләрен күрсәтте.

Мобиль офис эше кысаларында сентябрь аенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче биш чара уздырды.

Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова  «Демография» милли проектлары кысаларында «Минем сайлау, минем тормышым» дигән кызыклы кешеләр белән очрашу циклыннан кызыксындыру чарасы үткәрде.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 500 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 933  вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 826 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 35 кешегә кимрәк.

Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина «Әни+бәби» технологиясе буенча 3-5 яшьлек балалар белән «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.

25 сентябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучыларның көндезге эвакуация буенча планлы янгын-тактик шөгыле уздырылды.

Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Архиповна Тарасованы туган көне белән котладылар.

“Экстремизмга - юк!” айлыгы кысаларында Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International