Питрәч районы “Шатлык” приютында ведомствоара утырыш

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приютында балигъ булмаган балаларны туган гаиләсенә кайтару һәм авыр тормыш хәлендәге балалар өчен гаиләне саклап калу максатыннан ведомствоара эш алып барыла.

Бүген приют базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы оештырылды. Бу чарада Арча районы консилиум әгъзалары һәм приют белгечләре катнашты. Утырышта Арча районында гомер итеп, балалары “Шатлык” приютында реабилитация узучы 1 гаилә тикшерелде. Утырышта гаилә белән эшләү нәтиҗәсе барланды, яшүсмерләрне тәрбияләү эшчәнлеге буенча мәсьәлә күтәрелде, әти-әниләргә киңәшләр бирелде.

Ведомствоара хезмәттәшлек хәзерге вакытта профилактика субъектлары эшенең мөһим рәвешләреннән берсе булып тора, ул уртак көч белән балалар хокукларын яклау, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау, шулай ук гаиләләрнең социаль куркыныч халәтен кисәтү мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International