"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән олыракларны һәм инвалидларны диспансерлаштыруны узу өчен медицина оешмаларына китерү оештырылды.
Сентябрьдә Югары Ослан районында 106 өлкән кешене һәм инвалидны медицина оешмаларга китерү планлаштырыла. Алар арасында ялгыз, аз хәрәкәтләнүче гражданнар да аз түгел. Аларның һәркайсы теге яки бу дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ.
Автотранспортны нәтиҗәле файдалану максатыннан "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре медицина оешмалары белән берлектә алдан ук өлкәннәр исемлеген төзеде, автотранспорт хәрәкәте маршрутларын һәм графикларын билгеләде.