10 оешма казанлыларга вакансияләр тәкъдим итте

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырды.

Чарада 10 предприятие катнашты: «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Тандер Магнит – 04» АҖ (филиал), «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ, «Метроэлектротранс» МУП, «3 нче ЖБИ заводы» АҖ, «Ломова М.М.» ИП («Покровские пекарни»), «Бест-Вей» ТК һ.б.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча 247 вакансия тәкъдим ителде: инженер-җылылык технигы, инженер-программист, инженер-проектчы, инженер-эколог, икътисадчы, юрист, финанс консультанты, котельный җитәкчесе, товар белгече, цех мастеры, технолог , менеджер, сәүдә вәкиле, тимер-бетон эшләнмәләр контролеры, өлкән сатучы-кассир, сәүдә залы сатучы, пешекче, формалаштыручы-кондитер, кондуктор, автомобиль йөртүче,  фрезеровщик, токарь, газ белән эретеп ябыштыручы, түбә ябучы, балта остасы һ.б.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International